ИҢРӘ’Ү ф. 1. 1) Каты авыртудан, кайгы-хәсрәттән һ.б.ш.лардан сызланып зар елау, сыктау. Латыш кызы җылый-җылый үкси, иңри һәм үз телендә нидер дәшә. А.Гыйләҗев. – Әхмәтемә ни булган, Саҗидә, әйт! – диде Рәхимә түти, авыр иңрәп. З.Фәйзи. Ул, үлемен сизеп, җан ачысы белән иңри... Н.Хәсәнов 2) Олы хәсрәттән, кайгылы хәбәрдән бик нык әрнү, рухи газаплану, тетрәү. «Йосыфҗанымның карынын тук ит, тап әмәлен, берүк адәм көлкесенә калдыра күрмә», – дип иңрәде ана. А.Гыйләҗев. Кылынган явызлыклардан җан иңри ---. М.Хәбибуллин. Җанда да татлы сыкрау иңри сыман... Барысы да үлде-бетте, дигәндә... Н.Гыйматдинова 3) күч. Шомлы, ачы яки каты тавышка кайтаваз булып гүелдәү (җансыз әйберләр турында). Көзге салкын җил исә, Атлашкино ягыннан кара болытлар килә, камышлар иңри. М.Мәһдиев. Кыз «аһ» диде, йөрәктән бәргән бу аваздан тып-тын урман да иңрәде, куактагы яфраклар җил кузгаткан сыман лепердәшеп алды ---. Н.Гыйматдинова 4) күч. Тилмерү, зар елау, газаплану, интегү. – Ә такта яру заводы? Такта яру заводы? – Мәгыйзь, тәмәке тартасы килүдән иңрәп, озын сүзле Хәсән картка ачу катыш карады. М.Мәһдиев. Уен эшмени, гасырлар буе иренең олтаны астында, шәригать богаулары эчендә иңрәгән, --- татар хатыннарының хөррияткә чыгуларына биш ел тула бит. М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Йөрәк әрнеткеч ыңгырашу, үзәк өзгеч аваз. Халык башта, --- өнсез калды. Аннары шаулау, --- елау-сыктау белән дөнья тулды. Болын тугайлары, --- менә шушы халык иңрәвен ишетте. Г.Ахунов. Газиның чыраенда тән сызлануының гына түгел, җан иңрәвенең дә чалымнары бар иде кебек. М.Хәсәнов. Үз-үзен белештермичә, Сәхауның иңбашына төртелеп, җан тетрәндергеч ачыргалану, иңрәү белән, әрнеп, --- ике ятим баланың анасы яшь койды. Р.Кәрами Иңрәп алу Бер тапкыр иңрәгән тавыш чыгару. --- эре-эре атлап бүлмә буйлап тагын бер әйләнде дә моңарчы җанында йөргән авыр уйларын берьюлы тышка бәреп чыгаргандай иңрәп алды: – Бармы дөньяда бәхет, егеткәйләрем? Ф.Сафин Иңрәп калу Нинди дә булса сәбәптән, вакыйгадан иңрәгән хәлгә килү. Безнең белән, синең белән мондый хәлләр булыр дип, бервакытта уйламаган идем. --- әни әйткәч, ышанасым килмәде. Тетрәнеп, иңрәп калдым. Н.Хәсәнов Иңрәп китү Кинәт иңрәү. Әтисенең кәфенгә төренгән гәүдәсен җир куенына тапшырганда, ләхеткә куйган чакта, [Тимерханның] кинәт күңеле тетрәнде, җаны иңрәп китте. Г.Ахунов. Шул мизгелдә --- яраланган меңнәрчә ат һәм адәмнәрнең җан өзгеч аваз белән кычкыруыннан тирә-юнь гөрселдәп, иңрәп китә ---. С.Шәмси Иңрәп кую Бер тапкыр иңрәгән аваз чыгару. Хатыны аның кровате янына тезләнеп иңрәп куйды. Г.Бәширов. Фәйрүзә тыны кысылгандай иңрәп куйды. Р.Мулланурова. «Шулкадәр астыртын кеше булыр икән», – дип иңрәп куйды Венера, Хафизовның Чабакса күле янындагы төче сүзләрен исенә төшереп. З.Фәйзи Иңрәп тору Әле, хәзер, ниндидер вакыт дәвамында иңрәү. Пианино, мин назлы зат, миңа тупас кагылырга ярамый дигәндәй, шактый вакыт иңрәп торды. Р.Вәлиев. Атлар кешнәгән, кешеләр ачыргаланып кычкырган авазлардан елганың ике як яры да иңрәп тора. В.Имамов Иңри башлау Иңрәргә тотыну. Урман тоташ бер гүләү белән иңри башлады. Г.Әпсәләмов |