ИҢЛЕ с. 1) Иңе киң булган. Берзаман Габделнур күзен ачты. Саргылт түшәм. Такталары нарат, иңле. Р.Кәрами. И Телем син, иңле Иделем син, синдә – назым, синдә – ярсуым. Л.Шагыйрьҗан

2) Киң җилкәле. Анда монгол йөзле, тәбәнәк буйлы, ләкин калын иңле бер солдат бар иде. Х.Камалов. Мин өч үги әти кулы аша үттем дияргә була. Беренчесе – аю кебек таза иңле, зур башлы, юан беләкле, кәкре аяклы. Х.Камалов. Унтер-офицер --- бүген, көн яктысында, иңлерәк тә, буйлырак та күренә. Ф.Хөсни

3) к. илле II. Кулларга ике иңле сөял үстереп әйткән сүз бервакытта да контр булмый ул. Р.Төхфәтуллин. Ак тасма бәйләгәннәр диярсең – муенында бер бармак иңле генә ак хәтфә боҗра! Т.Мөбарәков

4) күч. Күпьяклы, киң, зур. [Әхмәтебез] Тормышны тирәнрәк, иңлерәк колачлый. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә