ИҢЛӘ’Ү ф. 1. 1) Берәр урынны биләү, алып тору. Тыкрыкны чыгуга, таң күренеше тагын да ачыла төште. Кояш, гаҗәеп зур ут шары төсенә кереп, ярты офыкны иңләгән. З.Фәйзи. Бөтен дөньяны июнь кояшы иңләгән ---. М.Мәһдиев. Иң элек түрге як сәкене тоташтан иңләгән ап-ак тула киез өстенә ак-кызыл шакмак бизәкләр төшереп сугылган киндер ашъяулык җәйде. М.Хәсәнов

2) Берәр җирне, урынны һ.б.ш.ларны аркылыга-буйга йөреп чыгу. Рекрут яшьләр, Пычрак димиләр, Тальян белән урам иңлиләр. Н.Баян. 5 – 6 ай ярга чыкмыйча, океаннар иңләгәннән соң, 40 яшьлек әбекәйләр дә матур кыз булып күренә башлый. Ф.Яруллин. Файдалы казылмалар эзләүче геологлар партиясе белән Себернең аркылысын буена иңләде. Ә.Моталлапов

3) күч. Дәвам итү, вакыт узу. Бу тапшыруларның икесе дә татар иленең күп гасырларны иңләгән тормыш хәрәкәтен тасвирлап, зиһенебезне яңалыклар белән баета. И.Низамов

4) күч. Карау, баштан-аяк карап чыгу. Зөлфия, бөтен гәүдәсе белән борылып, Сәетнең чиста кырынган йөзен, алгарак чыгып торган ияген, киң җилкәләрен тәүге кат күргәндәй иңләде. Т.Галиуллин

2. иңләп рәв. мәгъ. 1) Бөтен киңлекне биләп, колачлап. Әнисенең ишегалдын иңләп гөрләвек ага. М.Мәһдиев. --- ул Гөлсемнең олы юл киңлеге җирне иңләп барган культиваторының, аның артыннан ияргән бик күп тырмаларга ---, тырмачы кызларга куанып карап торды. Г.Бәширов. Урамны иңләп килгән хан азатларын күрде дә халык качарга кереште. М.Хәбибуллин

2) Иркенләп, бар киңлекне биләп. Шәһәрнең аркылысын-буен иңләп эзли торгач, ул кылларны тапты, ниһаять. З.Фәйзи. Хәзер рәхәтләнеп болын иңләп көтү куып йөрүләр булмас, ахры... Казан утлары

3) Күп итеп, кочак-кочак. Байлар бирде [акларга] ярдәмнәрне меңләп-меңләп, Кызыл маллар, ситсыларны иңләп-иңләп. Г.Камал

4) күч. Берәр нәрсәне тулысынча, бөтен күләменә күздән үткәреп. Директорның йөгерек карашлары Иңләп чаба совхоз аланын. М.Җәлил

5) күч. Колачлау, бөтенләй чолгап, уратып алу. Җил бит безнең Ташлытау басуыннан гына узмый. Ул бит әллә ничә мең чакрымны иңләп килә. М.Мәһдиев

Иңләп алу Тулысы белән, тулысынча иңләү, тулысынча томалап иңләү. Олы күлләр – Төньяк Америкадагы Изге Лаврентий – елга бассейнының югары һәм урта өлешләрен иңләп алган зур күл-елга системасындагы соңгы буын. А.Муранов

Иңләп чыгу Башыннан ахырынача иңләү

Иңли бару Тагын да күбрәк иңләү. Диңгез өстендә таң сызылып килә. Гүя ул томан белән бергә күтәрелә, офыкны иңләгәннән-иңли бара. Р.-Н.Гүнтәкин

Иңли башлау Иңләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә