ИҢЛӘП-БУЙЛАП рәв. 1) Бөтен киңлеге һәм озынлыгы буенча; иңен-буен биләп. Ләкин күлне иңләп-буйлап рәхәтләнеп йөзәм дигәндә генә, кемдер: – Эчкә үк кермә, – диде. Н.Гыйматдинова. Сталин һәм аның сүзсез баш ияргә гадәтләнгән канлы яраннары СССРны иңләп-буйлап тагын бер мәртәбә җәза дулкынын үткәрүне планлаштыралар. А.Гыйләҗев. Зәлия, җанына урын таба алмыйча, тизрәк суга ташланды һәм бар көченә иңләп-буйлап йөзә башлады. Казан утлары

2) Бөтен җирне, урынны аркылыга-буйга. Сары тавык --- бөҗәкләр чүпли, бакчаны иңләп-буйлап йөри. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә