ИҢКҮЛЕК и. 1) Әйләнә-тирәдәге тигез җирдән чокырланып, батып торган урын, иңкү җир; уйсулык. Каен төбенә җәелгән табынга көлдә пешкән бәрәңге дә килгәч, шат авазлар тау битеннән төшеп киткән урман иңкүлекләренә генә сыя алмады ---. М.Галиев. Тик... авыл белән кыр арасында элек шактый киң иңкүлек бар иде. Ә.Баянов. Алар алан уртасындагы чишмә янәшәсендәге иңкүлеккә киң итеп чокыр казыдылар ---. Р.Фәизов 2) геогр. Диңгез өсте тигезлегеннән 200 метрдан югары булмаган тигезлек; түбәнлек. Совет экспедицияләре моңа кадәр билгеле булмаган су асты тау сыртларын, тирән су асты иңкүлекләрен һәм утрауларын табып, географик карталарга төшерделәр. А.Муранов. Планетабызда нинди океан һәм материклар, диңгез, күл һәм елгалар, иңкүлек, калкулык һәм таулар бар, география шуны тасвирлый. Табигать белеме. --- «Витязь» кораблендәге экспедиция 1957 елда Тын океандагы иң тирән иңкүлекне – Мариан иңкүлеген үлчәде. Физик география |