ИҢКҮ II ф. диал. Аңгыраю, аңгы-миңге килү, иңке-миңке килү. Сафура карчыкның сыкрануларын изеп, Мөхәммәт бер генә эндәште: – Җитәр сиңа, мырлама. Болай да баш иңкегән. А.Гыйләҗев Иңкеп бетү Тәмам иңкү Иңкеп китү Кинәт иңкү. Хәбәр бик хәтәр иде. Нәҗипнең зиһене томаланып, башы иңкеп китте. А.Гыйләҗев |