ИҢКҮ I с. 1. Әйләнә-тирәдәге тигез җирдән түбәнрәк, батыбрак, чокыраебрак торган; уйсу. Шулай итеп, кайчандыр гөрләп торган өй урынында, ташландык кабер кебек, иңкү җир генә калган. М.Хәсәнов. --- иңкү җиргә су тулдымы – шуннан күл барлыкка килә. А.Муранов. Кызның күз яшьләре инеш булып түбәнгә агалар, иңкү җирдә кайнар күз яшьләреннән тозлы күл барлыкка килә. А.Муранов 2. и. мәгъ. Шундый урын; иңкүлек. Бу күл зур тектоник диңгез иңкүенең ерак, буш бер почмагына урнашкан ---. А.Муранов. Инеш буендагы иңкүләргә зәңгәрсу сыек томан җәелә башлаган иде. Г.Бәширов. Урта диңгезнең көнчыгыш ярыннан ерак түгел урында, Гхор иңкүе төбендә Үле диңгез дип аталган озынча бер күл ята. Физик география |