ИҢКЕ-ТИҢКЕ рәв. к. иңке-миңке. – Әни, тынычлан әле, яме. Болай син агу ашаган таракан шикелле иңке-тиңке киләсең, --- диде --- Талия. Г.Галиева. Түшәмдәге бала бишеге тага торган боҗрага кер бавы ташлап, абыстай асылынган иде. Моны күреп күрше хатыны, --- иңке-тиңке килә-килә, өйдән чыгып йөгерде... М.Хәбибуллин. Көне буе иңке-тиңке йөрде. Киңәшмәләрне иртәгәгә күчерде, сәркятипләренә үзен юк дип әйтергә кушты. Ф.Җамалетдинова |