ИҢКЕ-МИҢКЕ рәв. Аңгы-миңге. Ә менә бүген әйтерсең колагымнан тартып уяттылар, төн урталарында торып утырдым. Башта иңке-миңке берни аңламый тордым. З.Вәли. --- Сәүбән йокысыннан бөтенләй икенче кеше булып уянды да --- иңке-миңке баштан янә бер чыбыркы шартлатуны кирәк тапты. Ф.Хөсни. --- бәйрәм җиле атнага сузыла ---. Күбесенең атна буе башы авыртып, иңке-миңке килеп йөри. Р.Ишморат |