ИҢКЕЛ с. 1. к. иңкү I. Авылны урталай ярып, Актай елгасы ага, карга оялары белән тулган өянкеләр яшәреп утыра, язгы ташудан соң иңкел урыннарга дәрья кебек булып су җәелә. С.Шакир

2. и. мәгъ. Иңкеллек, уйсу җир. Алар читләре чирәм белән капланган иңкелгә җыелдылар. Г.Мөхәммәтшин. --- бер ял көнебездә --- Минзәлә инешенең ипле генә бер иңкеленә дә барып чыктык. К.Миңлебаев. Кайчандыр Байтирәк куштаннары, землемерга бер тәпән бал, ике сарык ришвәт биреп, Алабашның Яурышкан иңкелен үзләренә кистереп алганнар. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә