ИҢКӘЮ ф. 1) Туры хәлдән бераз авыша төшү; янтаю, кыегаю, аву (җансыз әйберләр турында). Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп. Ә.Еники

2) Иелү, алга таба бөгелү, салыну (баш, гәүдә турында). Кешеләр Герман җиреннән чүпрәк-чапрак төяп кайтсалар, мин, иңкәеп, орлык төяп кайттым. Р.Төхфәтуллин. [Галиулла картның] Иңкәеп атлавына караганда, капчыгы саллы гына булырга охшый. Ф.Шәфигуллин. Көндезге сүз саранлыгыннан аптыраган Маһибәдәр, карт бөркет кебек иңкәеп, яны белән тәрәзә төбенә таянып утырды. А.Гыйләҗев

Иңкәеп бетү Тәмам иңкәю

Иңкәеп китү Кинәт, уйламаганда иңкәю

Иңкәя башлау Иңкәергә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә