ИҢКӘЙТҮ ф. 1) Берәр нәрсәне түбәнгә ию, кыйшайту, янтайту. Ишек төбендә зур самавырны бер колагыннан иңкәйтеп тоткан Һәдия түти басып тора. К.Нәҗми. Аркасына биштәрләгән авыр капчыгын җиргә иңкәйтә, сөйрәгән йөгенең артыннан эз сузылып кала. Г.Якупова 2) Башны ию, алга таба бөгү, салындыру. Яхшы адәм алтын башын иңкәйтсә, яман адәм артын туңкайтыр. Мәкаль. Поса-поса баргалап, Туктамышны тапкан соң, Ул миңа да мин аңа Күп сүзләрне әйткән соң, Иңкәйтеп башын алганмын, Алдыңа китереп салганмын! Дастан Иңкәйтә башлау Иңкәйтергә тотыну Иңкәйтә төшү Бераз иңкәйтү. Ольга Ивановна башына күпертелеп җыйналган һәм чал керә башлаган чәчен җитез генә төзәтеп алды һәм кунакларның икесенә дә бер төсле үк ягымлылык белән башын бер якка иңкәйтә төшеп карап алды. Ә.Фәйзи Иңкәйтеп алу Тиз генә, кыска вакыт дәвамында иңкәйтү Иңкәйтеп бетерү Тәмам, ахыргача иңкәйтү Иңкәйтеп тору Һәрвакыт яки даими рәвештә иңкәйтү |