ИҢДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. иңү (1, 3, 5 мәгъ.). Начтый бераз алгарак иелде дә, --- ике кулы белән ике җилкәмә басып, мине җиргә иңдерде. И.Сирматов 2) Тарату, күңелгә сеңдерү. --- тагын бер мәртәбә аның тавышын ишетү Гөлсинәнең җанына ләззәт, күңеленә тынычлык иңдерә. Ә.Сафиуллин. Ул [Хәбир], балалар аңына ничек тә бер якты нур иңдереп калдырырга тырышып, көн дими, төн дими казгана иде. Х.Камалов. Аңа кинәт рәхәт булып китте. Гыйлем иңдереп, савап алды. Ә.Гаффар 3) Мәетне гүргә кертү, җирләү. Наҗияне гүргә иңдерәсе минутлар, савыттагы ком кебек, ихтыярсыздан кими, һаман азая торды. Ш.Шәйдуллин. Сөем тутай мәет өстендә бузлаучылар җылаганга да түзде, анасының гәүдәсен кабергә иңдереп, балчыктан тау хасил булгач та җыламады... Р.Батулла 4) Югарыдан түбәнгә төшү, төшерү. Атыннан кызны иңдереп, Кул очыннан җитәкләп, Акбеләкне Идегәй Шаһ Тимергә кулдан биргәндә, Әмир Бырлас Шаһ Тимер Иләкләп алтын чәчтерде. Дастан 5) диал. Югарыдан башка сугу. Түбәңә иңдерермен! Иңдереп бетерү Тулысынча, тәмам иңдерү. [Мачаклы үгезе көтүче малайны] Аягы белән таптап сазлыкка ук иңдереп бетергән иде бичаракайны... М.Хәсәнов Иңдереп җиткерү Тәмам иңдерү, тулысынча иңдерү. Балаларга --- белем һәм тәрбияне иңдереп җиткерү буенча да зур тырышлык куярга туры килә. Казан утлары Иңдереп кую Иңдергән хәлдә калдыру. Хәтереңә иңдереп куй, кем: Мәдинә вәкилләре сүрәләренең йөз егерме бишенче аятеннән булыр бу гыйбрәтле сүзләр... М.Хәсәнов Иңдереп тору Даими рәвештә иңдерү. Югарыдан әле дә шундыйрак рухтагы әмерләрне иңдереп кенә торалар. Т.Әйди. Ул [зәңгәрсу нур] үзенең серле зәңгәрлеге белән Айсылуның йөзенә, күзләренә өстәмә ямь иңдереп тора сыман. Ә.Сафиуллин |