ИҢГӘ-ИҢ рәв. 1) Бик якын, янәшә, бер адым да калышмыйча, рәттән, бергә. Ә Каһир Сафин белән без бу тормышның коточкыч кыска юлында һәрвакыт иңгә-иң барганбыз лабаса. Ә.Гаффар. Иңгә-иң терәлешеп, дымлы рәхәтлектән мәһабәт булып үскән өянкеләр өстеннән, --- талгын җил исә. М.Галиев. Баһаветдин исә аны күрмәде дә: бер чибәркәй белән инеш ярына иңгә-иң утырган да --- йөгерек агымга чәчәк таҗларын өзеп ата-ата уйный иде. Т.Әйди

2) Янәшә, бергә кушылып. Янәшә, иңгә-иң ышыкланып үскән куш карама[ның] --- ябалдашлары моңсу аерылып, җиргә таба иелә төшкән. М.Галиев

3) күч. Тыгыз бәйләнештә; бергә. --- без хәзер русча күп әйбер укып, русча күп ишетеп, рус иптәшләр белән генә түгел, башка милләт вәкилләре белән дә русча сөйләшеп, иңгә-иң эшлибез. Х.Сарьян. Без кырык алты ел аның белән иңгә-иң яшәдек, якты истәлеге исә мәңге яшәр. Казан утлары. Мондый эштә җәмәгатеңнең дә иңгә-иң куюы авырлыкларны бермә-бер җиңеләйтә шул. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә