ИҢ-БУЙ җый. и. 1) Нинди дә булса әйбернең, урынның иңе белән буе, барлык мәйданы. Күз бераз күнеккәч, аердым: каршыбызда – биек-биек капка, ул бөтен иңенә-буена чәнечкеле чыбыклардан ясалган бизәкләр таккан иде. А.Гыйләҗев. Иңе-буе утыз сантиметрлы чүпрәк капчыгым, күңелне җылытып, яртылаш тула иде. Н.Гыйматдинова 2) Кемнең дә булса килеш-килбәте, гәүдәсе, буй-сыны. --- кыз --- иңбашы аша тар каешлы кечкенә фотоаппарат таккан Искәндәревкә, аның иңен-буен үлчәгәндәй, күз кырые белән җитди генә карап ала. Ә.Еники ◊ Иң-буй үлчәү Кемне дә булса башыннан аягына кадәр карап алу. Ул яратмыйча гына күтәрелеп карады, икесенең дә иң-буйларын үлчәде. А.Гыйләҗев. Иңгә-буйга айкау Барлык юнәлешләрдә эш итү; бөтен урыннарын йөреп чыгу. Татарстанны мин иңгә-буйга айкап чыккан кеше. Н.Исәнбәт. Иңе-буе үлчәнгән (үлчәнеп киселгән) Бер үк төсле, бер үк төрдәге, бер-берсенә охшап торган. Боларның һәммәсен --- иңе-буе үлчәнеп киселгән бер шаблон буенча язалар. Г.Ибраһимов. Иңен-буен белеп (үлчәп) калу Кешенең килеш-килбәтен, ничек киенгәнен тикшерү; гайбәтен сату. Мөһәндис барлыгын мөнкир «Көфер почмагы»на барсын; Күрер шунда: иңен-буен белеп калганымыз бардыр. Г.Тукай. Иңен-буен иңләү Берәр җирнең бар урыннарында да булып чыгу. Без моннан соң да әле бик күп техникум, училищеның иңен-буен иңләдек. Х.Сарьян. Иңен-буен таптау к. иңен-буен иңләү. Бу тирәләрнең иңен-буен таптаган кешеләр без. Ә.Ибраһимова. Иңне-буйны абайлау Барысын да алдан күреп, тикшереп эш итү. Иңне-буйны абайлый торганга охшамый [ул]. Юк, мин болай гына, яманлавым түгел. К.Тинчурин |