ИҢБАШ и. 1) Гәүдәнең муеннан кулбашына кадәр булган өске өлеше. Үз-үзен белештермичә, Сәхауның иңбашына төртелеп, --- дөньясын каргап, ике ятим баланың анасы яшь койды. Р.Кәрами. --- Исхак ата, угылының --- иңбашына кулын салып, күзләренә карады. М.Хәбибуллин. Гөлсемнең бит урталары аз гына чокырланып торган йөзе, түгәрәк иңбашыннан аккошныкы кебек талгын гына нәзегәеп менгән озынча муены, --- – бөтенесе дә күз алдында! З.Фәйзи 2) Киемнең яка уентысыннан алып кулбашына кадәрге өлеше. Иңбашлары күпертмәле итеп тегелгән ак алъяпкычы --- бу сылу хатынның җыйнаклык сөюен күрсәтә. Г.Бәширов ◊ Иңбашка иңбаш терәп к. иңгә-иң (1 мәгъ.). Гражданнар сугышында без – аның белән иңбашка иңбаш терәп, бер окопта ятып сугышкан кешеләр. Н.Исәнбәт. Иңбашларын җыеру Аптырау, гаҗәпләнү, ни эшләргә белмәү, нәрсәне дә булса төшенмәү һ.б.ш. очракларда иңбашларны хәрәкәтләндереп ишарә ясау. – Кайчанрак өйдә була соң ул? Асрауга охшаган хатын кабат иңбашын җыерды. М.Хәсәнов. Потатов, мин уйлап чыгармадым дигәндәй, иңбашын җыерды. Н.Хәсәнов. Иңбашларын кагу к. иңбашларын җыеру. [Инсаф] --- Дилбәреннән сорады: – Кем бу, беләсеңме? Кызый иңбашларын какты. Г.Нурлы. Иңбашларын сикертү к. иңбашларын җыеру. [Хәйруллин] Балалар шикелле борынын тартып, җиңелчә генә иңбашларын сикертеп куйды. М.Маликова. – Атам, мин иртәгәгә үк Өргәнечкә китәм. Сәлим хан иңбашын гына сикертеп куйды, бер сүз дә әйтмәде, бары тик угланы әмир хаҗи ягына сирпелеп кенә алды. М.Хәбибуллин. Сибгатулла, ашыгып: – Ничек? – диде. Рәхимҗан иңбашын сикертте: – Бусы – синең хәсрәт. Теләсәң – ас, теләсәң – кис ---. Н.Гыйматдинова. Иңбашларын тарту к. иңбашларын җыеру |