ИҢ II кис. 1) Асыл сыйфат алдында килеп, артыклык дәрәҗәсе ясый; чиктән тыш, гадәттән тыш, үтә, бик. Үзе аклы, үзе каралы бу, кыскасы, песиләрнең иң дә, иң дә, иң дәсе икән бу. Г.Шәрәфи. Ул бүләк өчен саклык белән генә капшанып һәм сыйпанып, иң матур, иң бөдрә, иң йомшак, иң елкылдык, иң сыгылмалы, иң купшы, иң көмеш зәркәнле, тагын да әллә нинди иң-иңнәрне өзеп карады. А.Хәлим. Америка галимнәре фикеренчә, Сатурнның иң зур иярчене булган Титанда нефть, газ һәм ташкүмер запаслары Җирдәгедән йөзләрчә тапкырга күбрәк. Мәдәни җомга

2) Асыл сыйфатлар өченче зат тартым формасында килгәндә: «бигрәк тә, аеруча» мәгънәләрен бирә. Мөдәррис өчен иң авыры шушы гинекология бүлегенә килү иде. М.Маликова. Гөлзадә – безнең арабызда иң озын буйлысы, иң матуры. Р.Фәизов. Нәни дусларымның иң кечкенәсе җиде-сигез яшьлек малай иде. Р.-Н.Гүнтәкин

3) сир. Нәкъ. Хәсән иң урта җиргә --- ачык хат кадап куйды. Ф.Әмирхан

Иң аз дигәндә к. иң азында. Иң азы к. иң азында. Иң азында 1) Бик аз дип исәпләгәндә. Мансур иң азында биш ел [хезмәт итәргә] җыена. Ш.Усманов. Яхшы һавада һәр көн, иң азында, сәгать ярым булырга кирәк. Г.Тукай; 2) кер. сүз мәгъ. Ахыр чиктә, бер дә булмаса; һич югында. Аның бу ямьсез кыяфәтен күргән кеше куркыр, иң азында, соң дәрәҗәдә авыр хәлгә калыр. М.Гафури. Иң әүвәл к. иң башлап. Иң әүвәл, әлбәттә, хуҗабикәләре Зәйтүнәнең җир биләмәсен, бакчасын сөреп, --- бирде. М.Хәсәнов. --- мин Мишаның колагына: – Иң әүвәл икенче катка кызлар янына меник ---, – дип пышылдарга өлгердем. Э.Касыймов. Иң башлап Беренче булып. Иң башлап, Миңлегөл сүз ачты. Ш.Камал. Иң башта к. иң башлап. Иң башта тәрәзәдән урманнарны, кырларны карарга тотынды. Г.Тукай. Иң башта «йөз процент»ны Хушият абзый бирде. М.Мәһдиев. Иң киме к. иң кимендә. Иң киме --- ун мең сумнар акча кирәк булыр. Г.Ибраһимов. Иң кимендә к. иң азында. Иң кимендә берәр машина уйлап табарга иде аның исәбе. Ф.Яруллин. Иң күбе(се), иң күбендә, иң күп дигәндә Берәр нәрсә, берәр эш өчен кирәкле әйберләрнең зур саны; «күп булса», «күп дип санаганда» мәгънәсендә кулланыла. Иң күп дигәндә, гектарына 15 центнер алырбыз, дип уйлыйбыз. Н.Исәнбәт. Иң күпкә киткәндә к. иң күбе(се). Безне аерачак заман алты, җиде ай булыр. Иң күпкә киткәндә, бер елга сузылыр. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә