ИҢ I и. 1) Нәрсәнеңдер бер читеннән икенче читенә кадәр булган ара; киңлек. Рушад иңе бер генә метр булган тыкрыктан килә. М.Мәһдиев. Анда урын да иркен. Каралты-кураларың белән теләсәң – буйга, теләсәң иңгә таба җәел. Н.Гыйматдинова 2) Әйбернең киңлеге, аркылы үлчәме. Бар да искечә. Капкалар чүгеп, ишегалды бераз тарайган сыман, --- алмагачлар иңгә киңәйгән, миләшләр буйга күтәрелгән. К.Кәримов. Иңен җөйләргә инә сапласам да, буен җөйләргә инә сапласам да, шатлык-куанычлар теләп, үзем генә башкарыймсана. Н.Гыйматдинова. Нәкъ ишек турында, түрдә көмешкә алтын белән йөгертеп эшләнгән зур өстәл тора, кеше гәүдәсе биеклегендә, иңе өч терсәк булыр. Мәдәни җомга 3) Арканың калак сөякләре турысындагы киңәеп киткән өлеше; иңбаш, ике кулбаш арасы. Арслан тирән уйга бирелгән атлы булып, чалбарын киде, күлмәген иңенә салды... Р.Мөхәммәдиев. Капкадан кызның ата-анасы чыкты, сулкылдаудан иңнәре калтыраган кызны җитәкләп, ишегалдына таба әйдәделәр. М.Хәбибуллин. --- төсле утлар балкышында дәртле музыкага иң уйнатып биегән ярым шәрә кызлары белән кафелар рәте артта кала. М.Галиев 4) күч. Өс; буй; җилкә. Ил язмышы ир иңендә. Әйтем. Кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәр. Әйтем. – Тссс! – диде Шәвәлиев, имән бармагын тырпайтып. – Әнә кара Әминәгә, Нуриевка, Гомәровка, миңа... Һәрберебезнең иңенә мең төрле вазифа йөкләнгән. Ф.Садриев ◊ Иң бирү Бер башы яки бер очы белән бер-берсенә янәшә, берсе икенчесенә терәлеп урнашкан булу. Колхоз идарәсе йортына иң биреп торган ашханә янына берничә машина килеп туктады. Ялкын. Иңгә басу к. иңгә төшү. Монда һәр өй, һәр тыкрык, һәр капка сиздермичә дә үз тарихы белән синең хәтереңә кагыла. Әллә соң шул хәтер иңнәргә басамы? М.Галиев. Урамга чыккач, саф һава җанга җиңеллек өрде, иңгә баскан мәшәкатьләрдән тугарылгандай иркенәеп кителде. Н.Хәсәнов. Иңгә берегү Кемнең яки нәрсәнең дә булса башка берәүләр исәбенә ашавы, яшәве. Ул бала хәзер Халитовлар иңенә гомерлеккә береккән инде. Б.Камалов. Иңгә салу к. иңнәргә күтәрү. Хәзер, ярты мең ел узгач, гаеплеләрне эзләү, җаваплылык йөген теге яки бу халык иңенә салу ахмаклык булыр иде. Р.Мостафин. Иңгә терәлеп к. иңгә-иң (1 мәгъ.). – Яшь чагында бик фырт булгансыңдыр, иеме? – Иңемә терәлеп үк утырган баягы кортка күңел кылларын тарткалый. Р.Мулланурова. Иңгә (ишелеп) төшү 1) к. иңнәргә күтәрү. Йортны тоту унҗиде яшен тутырып кына узган Илһамия иңнәренә төште. Б.Камалов. Хатынының йөрәк өянәге соңгы елда ешаеп китүгә йорт башының гомумән кәефе кырыла. Чөнки өйдәге бөтен эш үз иңенә төшә. Б.Камалов; 2) Кайгы-хәсрәт, борчу-хафа, бәхет-шатлык килү. Кинәт кенә иңенә ишелеп төшкән тау хәтле кайгысыннан нишләргә белмичә, Мәрзия әби тәмам катып калды. Ә.Сафиуллин. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу бәхеттән Гөлнисаның аңына зыян-зарат килмәсә генә ярар иде. М.Хәсәнов. Иңен иңләү Берәр җирне аркылыга үтү. Хәйрулла абзый, киң Россиянең буен буйлап, иңен иңләгәннән соң, 1925 еллар тирәсендә --- шушы шәһәрчеккә тукталган иде. Г.Әпсәләмов. Иңеннән алу Кешенең иңбашына кул салу, иңбашыннан кочаклау. Елап утырганда, Тәскирәнең иңеннән ала. Г.Зәйнашева. Иңеннән буена Берәр әйбернең бөтен өслеген кертеп (карау, томалау, йөрү һ.б. турында). Җамали [үтүк белән] --- киемнәрнең иңеннән буена тагын бер йөреп чыга. Г.Ибраһимов. Иңеннән буена айкау 1) Бер җирен дә калдырмыйча йөреп чыгу; 2) Берәр нәрсәне барлык ваклыкларына кадәр җентекләп, яхшылап, җиренә җиткереп тикшерү. Каенана белән килен арасындагы бу талашлар һәр икесенең үткән тормышларын иңеннән буена айкап чыгалар. Г.Ибраһимов. Иңнән иңгә 1) Бер кырыйдан икенче кырыйга кадәр; бөтен киңлегенә. Урамны иңнән иңгә тутырып килүче тыгыз колонналарның алгы сафында тынлы оркестр булган икән. К.Нәҗми; 2) Бер яктан икенче якка һәм кирегә (йөреп, йөзеп чыгу турында). Кандыр иңен йөзеп буйлаганда, Уртасына басып тын алдым, Иңнән иңгә сине айкаганда, Синең өчен, Кандыр, оялдым. К.Тинчурин. Иңнән тау ташлану Бик авыр, җаваплы, зур эштән арыну. Иңнән таш төшү к. иңнән тау ташлану. Егетләрне сыйладым, иңемнән таш төште. Б.Камалов. Тикшерүченең соңгы сүзләренә Рузия ышанып бетмәгән кебек калды. Аның иңеннән тау төшкәндәй булды. С.Зыялы. Аларның йөзенә күз салуга, Виленның иңеннән тау төшкәндәй булды: ул Заһидәнең исән икәнлеген аңлап алды. М.Маликова. Иңнәргә канат үсү Рух күтәрелү, дәртләнү. Мансур Ибраһимович --- Гөлкәйгә кайчакта «Бик яхшы! Молодец!» дип куйгалады. Мондый көннәрне Гөлкәйнең үз-үзе белән горурланудан күңеле тула, иңнәренә канатлар үскәндәй була. Х.Ширмәт. Шул караш аның монда берьялгызы гына түгел икәнлеген искәртеп, Микәйнең оеп барган канына кайнар учак якты. --- Иңнәренә тагы канат үсте. Р.Мөхәммәдиев. Иңнәргә күтәрү Авыр, мәшәкатьле, күп көч сорый торган эшләрне үз өстенә алу. Берәү дә --- сугыш вакыты кырыслыгы белән күреләсе чараны үз иңенә күтәрергә теләмәгән. Б.Камалов. --- тормыш авырлыгын әле ныгып җитмәгән иңнәренә күтәргән яшь геройларын тасвирлаганда, язучы әлеге бурычны шактый уңышлы хәл иткән ---. В.Нуруллин. Иңнәре белән күтәрү к. иңнәргә күтәрү. Әти тагын өстәлгә сукты. – Юк, беркая җибәрмибез. Әгәр ирең гаепле икән, үз гаебен иңнәре белән күтәрсен. Ф.Яруллин. Иңнәрне җыеру к. иңбашларын җыеру. Мин иңнәремне җыердым. Әйле- шәйле торуымны чамалаган артистка апа мине район клубына, театр директоры Исхак Дасаев янына җитәкләп китте. Б.Камалов. – Ә мин һич аңлый алмыйм, – диде Флора, йомры иңнәрен җыерып, – нигә дип аларның үзләренә түгел, ирләренә таяк төшә? З.Фәтхетдинов. Иңнәрне сикертү к. иңбашларын сикертү. Кыерсытылучының берәрсе минем өстән шикаять кылса: «Нишләмәк кирәк, Чалы кошыннан бүтәнне көтеп тә булмый инде аңардан», – дигән сымак, иңнәремне сикертеп кенә куя торган идем. Р.-Н.Гүнтәкин. Иңне иңгә куеп к. иңгә-иң (1 мәгъ.). Сугыш гарасаты дөньяларын әйләндереп ташламаса, шулай ипле-тыныч кына, кара гүргәчә бергә, иңне иңгә куеп, матур яшәрләр иде ---. Р.Мулланурова. Бакчада иңне иңгә куеп пар-пар йөргән чакларында, дусларымның ни турында пышылдашуларын мин әллә каян белеп торам. Р.-Н.Гүнтәкин. Иңне иңгә терәп к. иңгә-иң (1 мәгъ.). Ары таба егет белән кыз, иңне иңгә терәп, кулларындагы сәнәкләрен алга сузып, үзләрен төрле көтелмәгән хәлләргә әзер тотып атладылар. Р.Фәизов. – Шулай итәрбез, Зәкия, барысы да син дигәнчә булыр, – дип килешә әти. Шунда алар, иңне иңгә терәп, бүрәнә өстендә янәшә утыралар, бер-берсенә карап елмаялар. Р.Фәизов. Иң салыну Төшенкелеккә бирелү. Кем әйтмешли, ярык тагарак янында калгач, минем иңнәрем салынды, эштән күңел бизде... Р.Мирхәйдәров |