ИНШАЛА’У ф. к. инша итү. Халык өчен мәктәпләрне төзүдә кем хокуклы һәм тиешле булуы, --- турындагы үзенең күзалламаларын Толстой 1859 – 1862 елларда «Ясная Поляна» журналында үзенең беренче мәкаләләрендә иншалаган. Ә.Хуҗиәхмәтов. Түбәндәге кереш сүзләр, мәсәлән, безнең карашыбызча, модаль сүзләргә карамыйлар: а) фикерне иншалау тәртибен белдерүче кереш сүзләр ---. Татар грамматикасы. Тәнкыйть материалларының эчтәлек (социаль-эстетик анализның көчәюе) ягыннан да, форма (иншалауны диалог яки уйланулар, түгәрәк өстәл янында сөйләшү рәвешендә кору) ягыннан да сыйфаты күтәрелүе сизелә. Казан утлары |