ИНША и. гар. 1) Берәр булган хәлне, вакыйганы, фикерне үз сүзләрең белән сөйләү, хикәяләү формасы. Бу хатларда [кайбер бәйләнешсезлекләр] дә булыр, ләкин минем аларны төзәтергә хакым булмаганга, шул көйләренчә күчерәм. Әмма имла, инша мәсьәләләрендә төзәтергә мәҗбүр буламын. Ш.Әхмәдиев

2) пед. Укыган текстны үз сүзләрең белән язу; изложение. Ничек булса булды, рус теленнән «бишле»гә белүебез белән иншадагы утызар хатабызны бергә кушып, безгә «өчле» чыгардылар. Г.Ахунов. Казан университетының кабул итү имтиханнары расписаниесендә «татар мәктәбен тәмамлаучылар һәр факультетка кергәндә дә иншаны татар телендә яза алалар» дип белдерелгән иде. Идел

3) пед. Укучыны фикер йөртергә өйрәтү максатында, билгеле бер темага язылган язма эш; сочинение. Бер көнне ул [Фатих Әмирхан] безгә «Тукай һәм Сәгыйть Рәми» дигән темага инша яздырды. Р.Ишморат. Дүртенче класста яңа укытучы иде, беренче сентябрь көнне үк инша язарга кушты. «Мин җәйне ничек үткәрдем». М.Мәһдиев. Аерым әсәргә багышланган иншаның эчтәлеге анализ нәтиҗәләреннән һәм шул нәтиҗәләрне исбатлаучы анализ алымнарыннан гыйбарәт. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә