ИНЧЕ и. этн. 1) Хатынның үз ата-анасыннан бирелгән һәм гомер буе аның милкендә исәпләнгән аяклы малы. Ала алмаячаксыз, чөнки Кара биябез – инче. М.Хуҗин

2) Кызга ата-анасы тарафыннан бирелгән әйберләр. Элек кызны мал, бирнә, инче, өшәнчекләр белән озата торган булганнар. Н.Исәнбәт

3) диал. Элек: киленгә кияү ягыннан бирелә торган аяклы мал

4) бор. Нәсел башы итеп калдырылган аяклы мал. Малчының инчесе булыр, патшаның илчесе булыр. Мәкаль. [Сарсымбай:] Җылкычыдан үзеңә барып сайларсың, дөядән, сыердан яхшы инче алырсың, диде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә