ИНЦИДЕНТ и. лат. Көтелмәгән, кинәт килеп чыккан күңелсез вакыйга, аңлашылмаучылык, бәрелеш. Грузия коммунистлары, алар артыннан Украина коммунистлары да, Россия Федерациясенә автономияле республика хокуклары белән керүдән баш тарталар. Бу инцидент Ленинны бик нык борчуга сала, ---. Р.Хәкимов. Хәер, вакытлыча, бу инцидент арткы планга күчте, чөнки алгы планга принципиаль әһәмияте булган гаять мөһим мәсьәләләр --- калкып чыкты. Н.Крупская. --- Керенский 11 майда, Алкин әлеге инцидентларны провокация дип саный, --- дип, Кавказ фронтының баш командалыгына ашыгыч телеграмма җибәрә. Мирас |