ИНФУЗО’РИЯ и. лат. зоол. Күпсанлы вак кына керфекчекләр белән капланган, суда яши торган бер күзәнәкле иң гади тереклек иясе. Күп сандагы керфекчекләр ярдәмендә хәрәкәтләнә торган иң гади төзелешлеләрне инфузорияләр классына кертәләр. Биология. Җенси юл белән үрчергә ниятләгән ике инфузория, корсаклары белән бер-берсенә сыенып, авызларын бергә туры китерәләр. Кызыклы физиология. Инфузориянең бөтен тәне рәт-рәт булып урнашкан күп сандагы кыска керфекчекләр белән капланган. Зоология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә