ИНФРАСТРУКТУ’РА и. лат. Матди җитештерүне һәм коммерция эшчәнлеген, шулай ук кешеләрнең яшәү шартларын тәэмин итә торган тармакларның һәм эшчәнлек төрләренең (транспорт, элемтә, электр энергиясен тапшыру линияләре, күперләр, юллар, коммуналь-торак хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү, банклар, биржалар, капитал салу фондлары, иминият компанияләре, реклама һәм патент хезмәтләре, фән һәм фәнни хезмәт күрсәтү һ.б.) җыелмасы. --- җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, нәсел эше һәм элита орлыкчылыгы, фәнне үстерү, авылларда социаль инфраструктура объектлары кору, агропромышленность комплексын үстерүнең башка максатчан программалары һәрдаим игътибар үзәгендә. Мирас. Әлеге программа дүрт «И»не: институтларны, инфраструктураны, инновация һәм инвестицияләрне үстерүгә корылган. Татарстан. --- ул [Европа дәрәҗәсендәге регион] – күптармаклы инфраструктурасы --- булган, --- инвестиция өчен уңай шартларга ия икътисади үскән регион. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә