И’НФРАКЫЗЫЛ НУРЛАНЫШ (НУРЛАР) и. лат. физ. Тоташ спектрның күзгә күренә торган кызыл очыннан башлап сузылган күзгә күренмәс электромагнит нурлары. Инфракызыл нурларның иң характерлы үзлекләре – җылыту тәэсире. А.Перышкин. Эритрогегомометр – селеннан ясалган вентильле фотоэлементтан, лампочкадан, инфракызыл нурларны гына уздыручы яктылык фильтрыннан, --- гальванометрдан тора. Р.Шаһморатова. Дайсон фикеренчә, мондый тышча, термодинамик ташландыклар рәвешендә, күзгә күренми торган инфракызыл нурлар гына тарата. А.Тимергалин |