ИНФО’РМБЮРО и. лат.-фр. Информацион бюро (мәгълүматлар туплау һәм аны халыкка җиткерү белән шөгыльләнә торган бюро). Намаз укыган чагында, радиодан Совет информбюросының белдерүен сөйли башласалар, Хәдичә түти --- учы белән битен сыйпый да тизрәк олы якка чыгарга ашыга иде. Г.Әпсәләмов. Совет информбюросы сугыш гарасатының, Гитлер Германиясе безгә көчләп таккан сугышның илгә нинди вату-җимерүләр, нинди үлем-һәлакәтләр китергәнен көн саен хәбәр итеп тора. Г.Ахунов |