ИНФОРМА’ЦИЯ и. лат. Берәр өлкәдәге эшләрнең торышы, барышы, берәр кеше яки нәрсәнең эшчәнлеге турында хәбәр, белдерү; нәрсә турында булса да мәгълүмат. --- Камиләне күргәч, редактор Әсгать гомер булмаганча сөенде: – Хәзер үк телефонга утыр да берничә районнан комсомол оешмаларының республика бәйрәменә нинди уңышлар белән килүе турында информация ал. М.Маликова. Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып, чирек йомгаклары буенча класс җитәкчеләренең һәм предметникларның информацияләре тора. М.Мәһдиев. Тел – аң, фикерне белдерү чарасы бит ул. Информация кыры. Сөембикә |