ИНФОРМА’ТИКА и. лат. 1) Фәнни информациянең гомуми сыйфатларын һәм төзелешен, аларны туплау, тапшыру, файдалану юлларын өйрәнә торган фән. --- Татарстан алдында, бигрәк тә информатика һәм компьютер техникасы өлкәсендә, фәннең матди-техник базасын ныгытуга булышлык күрсәтү, аны алга таба үстерү, глобаль мәгълүмати системаларга керү бурычы тора. Фәнни Татарстан. Менә шул --- дәүләт ---, кыска гына вакыт эчендә аякка басып, иң алдынгы капиталистик илләрне куып җитте һәм электроника, информатика технологияләре буенча иң беренче урынга чыкты. Сөембикә. 24 май көнне биология, урыс әдәбияты, информатика фәннәреннән беренче имтихан булып үтте. Мәдәни җомга 2) Фәнни информацияне үзгәртү, туплау, тапшыру кануннары һәм кагыйдәләре |