ИНФЛЯ’ЦИЯ и. лат. икът. Чамадан тыш күп бастырып чыгару һәм алтын белән гарантияләнмәү сәбәпле, кәгазь акчаның бәясе төшү. Салымнар арткан, кирпеч-бетонга хаклар шашып күтәрелгән, йортка заказ биргән оешма акча түләми, ул арада инфляция син аласы акчаны чүпкә әйләндергән... М.Маликова. 1654 елдан башлап, хөкүмәт, көмеш тәңкәләр урынына, бакыр тәңкәләр суга башлый, бу – инфляция (акчаларның очсызлануы) китереп чыгара. Бөтендөнья тарихы. РФ Дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, Русиядә 2003 елда инфляция 12 процент тәшкил иткән. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә