ИНФИНИТИВ и. лат. лингв. Зат, сан һәм заман белән төрләнми торган (татар телендә -ырга/-ергә, -рга/-ргә кушымчалы) фигыль формасы. Рус һәм татар телләрендәге күп кенә фигыль сүзтезмәләрендә бәйләү чарасы булып инфинитив хезмәт итә. Р.Йосыпов. Чит тел, ни генә дисәң дә, чит бит инде ул! Дәресләрдә утырганда, «инфинитив», «перфект», «герундий»лар кемнең генә үзәгенә үтмәгән... М.Маликова. Инфинитив – җөмләдә мөстәкыйль кулланылырга да, икенче фигыльгә ияреп килергә дә мөмкин. Хәзерге татар әдәби теле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә