ИНФЕ’КЦИЯ и. лат. мед. 1) Авыру йоктыра торган микробларның организмга эләгүе һәм үрчүе. Кызганыч, чөнки инфекция кичергәннән соң, балага уза алмау һәм бала төшү кебек аяныч хәлләр күзәтелә. Сөембикә 2) Йогыш, йогышлы микроорганизмнар. Тегендә – больницада чакта, врачлар, сестралар: «Инфекция эләкмәсен», – дип, ярага яба торган салфеткаларны пинцет белән генә тотып маташалар иде. Ф.Яруллин. Пешкән урыннарга һәм яраларга тозлы коньякта чылаткан тампон куйганнар: ярага инфекция эләкмәгән, ул тизрәк төзәлә торган булган. Файдалы киңәшләр. Грипп һәм вируслы инфекцияләрдән кала, ангина белән авыру очраклары үзенең ешлыгы буенча беренче урынны алып тора. Мәйдан |