ИНФЕКЦИОНИСТ и. рус Йогышлы авырулар буенча белгеч; табиб. Берәрсе эче авыртып килсә, ул [участок врачы] аның өчен үзе баш ватып утырмый, хирургка, инфекционистка я башка берәрсенә җибәрә. М.Маликова. Медицина җәмәгатьчелеге арасында хирурглар А.В.Вишневский, И.В.Домрачев, --- инфекционист А.Ф.Агафонов исемнәре югары абруй казана. Татарстан тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә