ИНФАРКТ и. лат. мед. Артериянең кысылуы яки тыгылуы сәбәпле, кан әйләнеше кинәт бозылу нәтиҗәсендә орган яисә тукыманың аерым өлеше таркалу, үле хәлгә килү. Сугыш беткәннән бирле колхозда председатель булып эшләгән Ибраһимны инфаркт бәреп екты. Ф.Яруллин. Башта «инсульт» диделәр. Ныклабрак карагач, инфаркт булмагае, дип шикләнделәр. А.Гыйләҗев. Булачак кандидатлар, докторлар больницаларга ятты, инфарктлар, инсультлар көндәлек хәбәргә әйләнде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә