ИНФАНТИЛЬ с. кит. 1) Җитлекмәгән. [Гафил] --- җегәрле Одик белән чагыштырганда, хатын-кызларча матур иде. Кыяфәтендә инфантиль чалымнар да бар. Р.Сибат. Хәзерге көндә, заманыбызның рухын аңламыйча, аның бөек омтылышларын һәм таләпләрен искә алмыйча, әти-әни тапканга киенеп-ясанып, ресторан ашларын гына ашап, гитара чиртеп, рәхәт чигеп йөрүдән бүтәнне белмәүче инфантиль егетләребезнең берсе түгелмени?.. М.Әмир. --- фикер йөртүе һәм үз-үзен тотуы буенча балалар яки өлгереп җитмәгән яшүсмерләр дәрәҗәсендә калган кешеләрне «инфантиль кешеләр» дип атыйлар. Мораль нигезләре 2) Балалык яшенә хас. Инфантиль тон. Инфантиль кыланыш |