ИНҮ ф. диал. иск. 1) к. иңү. 1156 сәнә эт елы, һава йөзендә бер койрыклы йолдыз пәйда булды, койрыгы кояш инеше тарафында иде, төн бер анча узганнан соң, мәгърибтә инәр иде. Г.Гобәйдуллин. Аның миңа төбәлеп уйчанлана башлаган чыраена яктылык инә, калын йомшак иреннәре елмая, күзләре чаткыланып нур бөрки. Г.Ахунов

2) Төшү. Әбүгалисина тәхетеннән инеп, бер кулына чыбык, бер кулына кабак алып, мәйданга килде. К.Насыйри. Беренче көннәрдә Шәмси, бигрәк Анна, шул һавада исерделәр, шаштылар. Иртәнге сандугачларның сайравы бетмәенчә тау башыннан инмәделәр. Г.Исхакый

Инә башлау к. иңә башлау

Инә төшү к. иңә төшү

Инеп бетү к. иңеп бетү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә