ИНТУИ’ЦИЯ и. лат. 1) Тәҗрибәгә таянып, дәлилләргә нигезләнмичә генә хакыйкатьне аңлау сәләте; эчке сизем, зирәклек. Махсус юридик белеме өстенә, аның [прокурорның] хәзинәсендә «интуиция» дигән икенче бер корал да бар бит әле. Дәлилләргә дөрес юридик анализ-бәя бирүгә нигезләнгән төпле интуиция. М.Насыйбуллин. Яза башлаганда, рифма-ритм ишеләрне дә белмичә, бары интуициягә генә таянып каләмгә тотынучы кеше өчен бу фәннәрнең никадәр кыйммәтле байлык икәнен әйтеп тә торасы юк. Ф.Яруллин. Ата-ана интуициясенең ролен дә (ихтимал, ул аларның үз балачагына нигезләнәдер) инкяр итмик. Тигез гомер итегез! 2) филос. Фәлсәфәдә: чынбарлыкны фәнни анализдан, фикерләп нәтиҗә чыгарудан башка сизү юлы белән танып белү |