ИНТУИТИВ с. 1. Интуициягә, сиземләүгә нигезләнгән. Иҗат процессында интуитив башлангыч өстенлек итми. К.Гыйззәтов. Беренче тәҗрибәдә үк кешенең интуитив фикерләве --- ярдәмгә килде. А.Тимергалин. Интуитив караш. Интуитив танып белү

2. рәв. мәгъ. Интуициягә нигезләнеп. Төрле журналлардан диеталар турында укыйм да, мин үзеннән-үзе, интуитив рәвештә шуңа киләм икән, дип уйлыйм. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә