ИНТРИГАН и. фр. 1. Интрига (1 мәгъ.) белән шөгыльләнүче, мәкерле, астыртын кеше. Кыек авызлы, кыек уйлы бу интриган һәрчак иснәнеп кенә йөри, уенда – гел мәкерле ниятләр. Мирас 2. с. мәгъ. Интрига (1 мәгъ.) белән шөгыльләнүчән, мәкерле, астыртын. Зәки Вәлиди белән аларның үзара аңлаша алмаулары да шул нигездә килеп чыга. ...Интриган Сталинга нәкъ менә шул кирәк. Г.Ахунов |