ИНТРИ’ГА и. лат. 1) Берәр максатка ирешү өчен астыртын алып барылган мәкерле эш, начар якны күпертеп күрсәтү. Өстәвенә, әлеге Исәнтәй-Банхуа, астыртын эш йөртеп, интригалар коруны дәвам иттерә, тархан бикәләре арасында гына түгел, ырулар һәм дәүләт арасында да конфликтлар китереп чыгаруга ирешә. Мирас. Ни генә булмасын, [Нурихан Фәттах] кыек-мыек эшләр белән, интригалар белән шөгыльләнмәде, монысы шиксез. Сөембикә. Ә инде мин «Советская Татария» газетасының мөхәррире булгач, ул [Хамматов] --- җаваплы кешеләр белән таныштырды, сәяси интригаларның механизмнарын «үзләштерергә» ярдәм итте. Казан утлары 2) әд. Әдәби әсәрдәге образларның кискен көрәшен чагылдырган рухи бәрелешләрдән гыйбарәт сызыгы. Әсәрдә комик интрига, һәртөрле аңлашылмаучылыклар оста корылган. Г.Рамазанов 3) иск. Гыйшык, мәхәббәт бәйләнеше |