ИНТОНА’ЦИЯ и. лат. 1) кит. Сөйләүченең эчке тойгысын, кичерешләрен чагылдырган тавыш үзенчәлеге; сөйләү манерасы. Китапны яшен тизлеге белән кулыма алдым һәм, Сәйфи абзыйга да, башкаларга да ярарга тырышып, диалогларны үземә күрә интонация белән укырга тотындым. Г.Галиев. Һәркемнең сөйләшүендә үзенә бер үзенчәлек, башкалардан аерма була бит. Сез аның белән берничә тапкыр сөйләшкәнсез, бәлки, үзенә генә хас сүзе, интонациясе исегездә калгандыр? М.Маликова. Тавыш интонациясенә, сөйләшү алымына карап, шалтыратучының синең түрәңнән зурракмы, кечерәкме кеше икәнлеген аерасың. Ф.Яруллин 2) лингв. Югары һәм түбән тавышларның телдә чиратлашуы, кеше сөйләменең ритмик-мелодик төзелеше. Әсәрнең бөтен сюжеты, композициясе, интонациясе, тел-тасвир чаралары – һәммәсе дә антитезага корылган. Х.Госман. [Балага] «Яхшы» һәм «начар» дигән иң беренче бәяләү сүзләре интонация белән, кайчагында мимика һәм ишарәләр белән әйтелә, һәм алар әлеге сүзләрнең тәэсирен көчәйтә. Тигез гомер итегез! Татар шигыренең традицион көйле интонациясеннән сөйләү интонациясенә таба борылыш ясавы да С.Рәмиев исеме белән бәйле. Әдәбият 3) муз. Җырлаганда яки музыка коралында уйнаганда, тавышның, тонның күтәрелү-төшү ягыннан дөреслеге; яңгыраш югарылыгының төгәллеге. Насретдиновның лирик теноры, чынлап та, интонациягә искиткеч бай, көмеш чишмә челтерәведәй саф; татар халкының күңел түрендәге моңын үзенә алган тавышын тибрәндереп җырлап җибәрсә, үзәкләргә үтәрлек моң тарала торган иде. Х.Кумысников 4) күч. Әдәби әсәрдә, сәнгатьтә, иҗатта үзенә генә хас эш алымнары, шәхси характерлы үзенчәлекләр җыелмасы. В.Ганиевнең үз тәрҗемәләренә дә ачыклык, интонация чисталыгы хас, алар чуарлыктан, ялган пафостан азат. Ә.Гаффар. Әсәрдә – татар язмышы интонациясе. Сәхнәдә – Марсель Сәлимҗанов интонациясе. Эчке кичерешләрнең сыннардагы Бакый Урманче интонациясе |