ИНТИМ с. фр. кит. 1) Үтә шәхси, яшерен. Югары патриотик тойгылар, идеяләр бик табигый рәвештә интим сөйләшү темасына әйләнеп китәләр. Ф.Галимуллин. Биредә [әсәрдә] үтә шәхси, интим, туганлык мөнәсәбәтләре белән ил, дәүләт, йола, сәүдә мәсьәләләре гаҗәп катлаулы, тыгыз булып үрелгән. Мирас 2) Мәхәббәт, гыйшык, хис белән бәйле; җенси. Хәтта кызлар арасында бер көнне укытучылар: «Егетләр белән интим мөнәсәбәткә кергәнегез бармы?» – дип, яшерен анкета уздырдылар. Ф.Яруллин. Ирләр белән хатыннарның күпчелеге интим тормышның иң гади кагыйдәләрен дә белми. Тигез гомер итегез! Интим тормышның җайга салынмавы турында хәзер, иптәш хатынга түгел, сексопатологка --- зарланалар. Сөембикә |