ИНТИЗА’Р БУЛУ ф. Зарыгу, зарыгып көтү; зарыктыру, зарыктырып көттерү. --- падишаһ бу күңелсез хәбәрдән, Мәҗнүн Ләйләсенең аерылуыннан аһ-ваһ иткән кеби, зар вә интизар булып, тәмам һушыннан язды. Дастан. Зариманы бер күрергә интизар булган Бакый аның «үзем чакырырмын»ын көтеп ята алмады, инде ничә рәт килеп китте... М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә