ИНТЕРЬЕР и. фр. 1) архит. Бинаның эчке ягы, аның эчтән архитектура һәм сәнгать чаралары белән бизәлеше. «Интерьер» «эчке» дигәнне аңлата. Хәзерге заман квартирасына куллансак, интерьер – кешенең планировка, җиһазлау, буяу-бизәү, зиннәтләү кебек чаралар белән барлыкка китерелгән торагы ул. Тигез гомер итегез! Агачтан ясалган җиһаз һәм архитектура элементлары гаҗәп күп булса да, алар интерьерны тыгызламый. Сөембикә. Алар – зур булмаган интерьерларны бизәүче яктылык музыкасы җайланмалары. Казан утлары 2) сәнг. Бинаның эчке күренеше сурәтләнгән картина, рәсем. 60 – 70 нче елларда Татарстанда декоратив сәнгать белән интерьерны берләштерергә омтылган бер төркем рәссамнар барлыкка килә. Г.Вәлиева. --- интерьер революциягә кадәр үк сырлап-бизәп салынган бинаның тышкы күренешенә, зур көзгеле, сырлы кәрнизле, мәрмәр баскычлы вестибюленә һич туры килми иде. М.Маликова 3) анат. Хайваннарның эчке төзелеше, аларның продуктлылыгы һәм нәсел сыйфатлары белән бәйле биохимик һәм физиологик үзенчәлекләре |