ИНТЕРФЕРЕ’НЦИЯ и. лат. физ. 1) Когерент (тавыш, яктылык, электр һ.б.) дулкыннарның үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә, аларның көчәюе яки кимүе. Интерференция күренеше су өстендәге дулкыннарда гына түгел, һәртөрле дулкыннарда да: тавыш дулкыннарында да, электромагнитик дулкыннарда да һәм башкаларда да булырга мөмкин. А.Перышкин

2) лингв. Билингвизм (икетеллелек) шартларында ике тел системасының үзара бер-берсенә йогынтысы, тәэсире; кисешүе. Татар әдәби теле, шулай итеп, язма «төрки»нең «халык теле» белән интерференциясе нәтиҗәсендә үскән. Р.Әхмәтьянов. --- морфологик интерференциягә, лексика-фразеологиядәге кебек, ике телнең бер-берсенә якын категория һәм формалары дучар була. Р.Йосыпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә