ИНТЕРПРЕТА’ЦИЯ и. лат. кит. 1) Нәрсәне дә булса аңлату, аның эчтәлеген, асылын ачып бирү, күрсәтү. Болар арасыннан бары тик Йосыф кына (биредә без тагын дини риваятьләрдәге Йосыф образының үзенчәлекле интерпретациясе белән очрашабыз) олы максат өчен дә, аерым бер кешенең язмышы өчен дә көрәшергә әзер, һәм көтелмәгән бер очраклылык аркасында гына ул Зөләйханы бәладән коткара алмый кала. Д.Вәлиев. Комплекслы саннарның тригонометрик интерпретациясе

2) Нинди дә булса музыкаль әсәрне яки берәр образны музыкант, режиссёр, актёр һ.б. тарафыннан иҗади рәвештә гәүдәләндерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә