ИНТЕРПОЛ и. ингл. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә халыкара полиция оешмасының кыскартылган исеме (җинаятьчеләрне теркәүнең халыкара үзәге буларак, җинаятьчелектә гаепләнүчеләрне, хәбәрсез югалганнарны, урланган кыйммәтле әйберләрне эзләүне координацияләү белән шөгыльләнә). – Икегез дә милициядәнме? – Юк, – дидем, елмая төшеп. --- – Интерпол алайса? – диде ул, тагы да җитдиләнеп. Р.Мөхәммәдиев. --- Булатовны җинаять җаваплылыгына тарту турында карар чыгарылды, һәм ул халыкара эзләүгә тапшырылды. Узган елның 12 февралендә җинаятьче Интерполның Испания милли бюросы тарафыннан тоткарланды. Ирек мәйданы. Иртән кызым белән Интерполга киттек. Эзләтеп караган идек, шикләребез расланды: «Улыгыз Порту шәһәрендә бер үтерешнең корбаны булды ---», – дигән язу килде. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә