ИНТЕРНЕТ и. ингл. информ. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан торып, файдаланучыларга шәхси компьютер ярдәмендә мәгълүматларны кабул итү һәм тапшыру, гомумән, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге тудыра торган халыкара электрон челтәр. Ит җыючы әрмәннәргә абзардагы бөтен мал-туарын тапшырса тапшырды, барыбер шул «компьютер» дигән уенчыкны сатып алу бәхетенә иреште. Әле, интернетка тоташтырып бирсәләр, Регина әбинең оҗмах белән элемтәгә кереп карарга да исәбе бар... К.Кәримов. Латин хәрефләреннән торган GPRS һәм WAP кебек сәер комбинацияләр телефонның интернет белән эшләү мөмкинлеге барлыгын күрсәтәләр. Асылъяр. Гәрчә инде хәзер кешелек тә бик белемлегә әйләнеп, компьютерлар, интернет пәйдә булып, аның аша аралашу өчен дөнья киңлеге ачылды. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә