ИНТЕРНАЦИОНАЛЬЛЕК и. 1) Бөтен милләтләр өчен гомуми, уртак булу сыйфатлары. А.Мостафинның байтак чыгышлары әдәбиятта миллилек һәм интернациональлек, милли әдәбиятларның үзара йогынтысы һәм бер-берләрен баетулары --- кебек бөтен совет әдәбияты һәм әдәбият белеме өчен уртак мәсьәләләргә багышланган. Ф.Миңнуллин. --- төрле милләт яшьләре мәхәббәт тойгысы нигезендә өйләнешәләр. Ир белән хатын мөнәсәбәте милләтара мөнәсәбәт түгел. Интернациональлек – катлаулырак, җаваплырак нәрсә. Идел. Моңа аеруча характерлы мисаллар булган М.Гафури һәм Ш.Бабич иҗатлары, социализм заманы әдәбиятларында миллилек белән интернациональлек арасындагы мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекле якларын өйрәнү өчен, кызыклы материал да бирәләр. Казан утлары 2) Интернационализм принциплары белән сугарылганлык, аңа нигезләнгәнлек. Азатның сабыры ычкынды: – Ул интернациональлек бурычын үтәү безгә бик кыйммәткә төште. Берәүләргә – баш бәясенә, икенче берәүләргә – аяк-кул бәрабәренә. Н.Хәсәнов |