ИНТЕРНАЦИОНА’ЛЬЛӘШҮ ф. 1. Интернациональ, халыкара булу. Милли культураларның аерым-аерым үсешен һәм яшәвен хәзер күз алдына китерүе дә кыен. Тормышның интернациональләшүе гаять кызу бара, культураларның үзара якын килүе, тоташуы – күз алдында. Казан утлары 2. и. мәгъ. Гомумилек, уртаклык; интернациональ, халыкара булу. Рәсми пропаганда интернациональләшүне бары тик уңай күренеш дип расларга тырыша. Татарстан тарихы Интернациональләшә бару Тагы да интернациональләшү, торган саен ныграк интернациональләшү. Моңлы татар көйләре язучы композиторларыбыз кимегәннән-кими, алар аурупалаша, ягъни интернациональләшә баралар. Т.Миңнуллин. Бу, иң элек, интернациональләшә барып, нигездә, инглиз телендә үскән фәнгә кагыла ---. Идел Интернациональләшеп бетү Тулысынча, тәмам интернациональләшү |