ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ с. 1) Халыкара. --- революционер төрек, фарсы, һинд һәм башка көнчыгыш халыкларыннан төзелгән интернациональ отрядларда политик тәрбия алып баруны оештыра... И.Низамов. Бу вакытта Самарада Төркестан халыкларына интернациональ ярдәм күрсәтү өчен татар һәм башкортлардан формалашкан хәрби частьлар да күп була. Казан утлары 2) Барлык милләтләр өчен уртак, гомуми. Монда шуны искәртеп китү кирәк: аларның күбесе – интернациональ фәнни-техник терминнар яки Россия халыклары өчен гомуми сүзләрне алмаштыру өчен ясалган лексик берәмлекләр. Р.Йосыпов. – Әстәгыфирулла! – диде Халисә. – Ике татардан туган малай ни өчен әле ниндидер интернациональ исем йөртергә тиеш?! Ф.Яруллин. Татар поэзиясенең яңа элементларында милли белән интернациональ сыйфатлар бер булып тудылар. Х.Госман 3) Интернационализм принципларына туры килгән, шуңа нигезләнгән, интернационализм рухында булган. Сугышка кадәрге елларда партия һәм хөкүмәт органнары, --- совет халкын интернациональ рухта тәрбияләү буенча зур эш алып бардылар. Г.Сабирҗанов. --- партия активының бер җыелышында Ф.Ә.Табеев болай ди: «Республикада интернациональ тәрбия өчен яхшы нигез бар. Бездә һәр җитештерү коллективы күпмилләтле». Татарстан тарихы |